Бүген район Советында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район җирле иҗтимагый оешмасының IX отчет-сайлау конференциясе үткәрелде. Аны оешма рәисе Асыляр Мөнәвир улы Харисов алып барды. Конференция эшендә районСарман муниципаль района Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин да катнашты. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләп китте. Иң актив ветераннарга Фәрит Мөнәвир улы – район Советының, район җирле иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләренә җәмгыятьнең Бөтенроссия үзәк идарәсенең һәм төбәк оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чара барышында шулай ук контроль-ревизия комиссиясе рәисе Гөлүсә Ганиуллинаның, мандат комиссиясе рәисе Фәүзимә Шакированың, «Җәлилнефть» идарәсенең ветераннар территориаль советы рәисе Рафаил Харисовның, Шәрләрәмә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданованың, Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе Әнисә Шакированың чыгышлары тыңланды. Конференциягә Әлмәт шәһәре инвалидлар җәмгыяте рәисе Розалия Локманова белән Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева чакырулы иделәр. Розалия Нурислам кызы Сарман коллегаларына рәхмәт белдерде, бүләкләр тапшырды. Райондагы барлык ветераннар советлары рәисләре Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район җирле иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Чара барышында шулай ук оешманың рәисе, Президиумы, идарәсе, контроль-ревизия комиссиясе, оешмадан Съездга делегатлар сайландылар.