МБГББУ "Җәлил гимназиясе" укучысы Бөгелмә шәһәрендә кече сыйныф укучыларының тикшеренү һәм проект эшләренең республика конференциясендә катнашты

2025 елның 19 декабре, җомга

2025 нче елның 19 нчы декабрендә Бөгелмә шәһәренең ДЭБЦ өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә С.Ф.Морозов исемендәге кече мәктәп укучыларының XVIII Республика тикшеренү һәм проект эшләре конференциясенең чираттагы этабы узды. Конференциядә “Җәлил гимназиясе"нең 3 нче “А” сыйныф укучысы Хәлиуллина Эльза катнашты. Ул мактаулы икенче урынны алды. Эльза белән аның җитәкчесе Лилия Фатыйх кызын бик яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International