Районда террорчылыкка каршы куркынычсызлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген район Советында атналык киңәшмә узды. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин үткәрде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Рәиф кызы Хөснимәрдәнова махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру һәм гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, гуманитар ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Аннары террорчылыкка каршы комиссиянең һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең, наркотикларга каршы комиссиянең уртак утырышы булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы Ришат Ренат улы Бәхтиев Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру барышында район территориясендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чараларга, районда оператив төркем көчләренең һәм чараларының террорчылык янауларын локальләштерүгә һәм аларның нәтиҗәләрен минимальләштерүгә әзерлегенә тукталды. Якын арада район мәгариф учреждениеләрендә тематик чаралар уздырылырга тиеш, дип ассызыклады ул. Утырышта катнашкан Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй шәһәрендәге бүлек башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Даниил Евгеньевич Симухин мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен бу таләпкә җитди карарга өндәде. Шул ук мәсьәлә буенча Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Рафаэль улы Госманов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Җәлил Илшат фикс улы Галләмов чыгыш ясадылар. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау эшенә зур өлеш керткән өчен, Радик Рафаэль улы район башлыгы Фәрит Мөнәвир улына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Илгиз улы Кадамов исеменнән күкрәк билгесе тапшырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Айдар Азһәм улы Гатиятуллин районда наркотиклар һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендәге вәзгыять, район территориясендә тәмәке катнашмаларының таралуына каршы тору чаралары белән таныштырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлева һәм Сарман аграр көллияте директоры урынбасары Рәмис Ринат улы Шәмсетдинов балигъ булмаганнарның Россия Федерациясе законнары нигезендә хокуксыз гамәлләр кылган өчен җаваплылыгын профилактикалау, җәмәгать иминлеген бозу белән бәйле җинаятьләрне профилактикалау, укучыларга профилактик медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Розалия Фоат кызы Сәгъдәтова наркомания белән авыручыларны дәвалауга һәм тернәкләндерүгә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International