Сарманнан Сафиннар гаиләсен уллары туу белән котладылар

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген Сарман авылында Әниләр көне кысаларында уллары туган Алинә һәм Илназ Сафиннарны бүләкләделәр. Кечкенә Алинар 1 декабрьдә дөньяга аваз салган. Бәхетле әти-әнине Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тәбрикләде, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге, балага кирәк-яраклар алу өчен 50 меңгә сертификат, кечкенә Солтанга – Яңа ел бүләге тапшырды. Котлауларга шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, Алина белән Илназның якыннары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International