Районда үзәк чыршыны тантаналы рәвештә ачтылар

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген Сарманда үзәк чыршы ачылды. Бәйрәм кунакларын беренче эш итеп Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук 2026 ел символы — Ат котлады. Районның сәнгать эшлеклеләре зур булмаган концерт программасы күрсәттеләр. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, җыелганнарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, юбилярларны, свода сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучыларны, алдынгы оешма җитәкчеләрен, иң яхшы бизәлгән ишегаллары хуҗаларын һәм районда аеруча зур уңышларга ирешкән башка шәхесләрне бүләкләде. Чара барышында Кыш Бабай резиденциясе ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International