Яңа ел алдыннан Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Татнефть" ҖАҖнең Сарман районы буенча социаль программалар яклау үзәге оештырган Яңа ел чарасында катнаштылар.
Хөрмәтле Ренат Рауфович, Эльмира Өлфәтовна, Максим Александрович һәм Тавис Нәфисович! Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Безнең балалар гүя әкияткә чумдылар. Балаларга бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын бүләк иткәнегез өчен сезгә мәктәп һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез! Сез барыгыз бергә балалар өчен чыннан да Яңа ел могҗизасы эшләдегез.