Сарман районы ветераннарына Яңа ел котлаулары

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Саклаубаш авылыннан Бибифатыйм Миңнебаевка, Урта Кәшер авылыннан Нәфисә Насыйбуллинага, Түбән Ләшев авылыннан Васил Юнысовка һәм Күҗәк авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Исмәгыйлевкә бүләкләр тапшырды.Яңа ел бүләкләре. Район һәм илебез тарихына бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызга рәхмәт белдерәбез. Аларга сәламәтлек, озын гомер һәм өй җылысы телибез. Аларның ныклыгы һәм батырлыгы – яшьләр өчен үрнәк. Киләсе ел ветераннарга бары тик шатлыклы вакыйгалар, нык сәламәтлек һәм иминлек китерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International