23 нче декабрьдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Балаларны матур бизәлгән зал, матур чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм башка бик күп әкият персонажлары көтеп алды. Алар үзләренең сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. Бәйрәм бик күңелле үтте.