Бүген район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды. Чара мобилизацияләнгән гражданнарның балалары, махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узучы гражданнарның балалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылды. Балалар тамашаны рәхәтләнеп карадылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, татлы бүләкләр алдылар, зур әйлән-бәйлән яңа ел җырларын җырладылар. Чара биюләр һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка махсус хәрби операция зонасында Россия мәнфәгатьләрен яклаучы егетләргә Яңа ел бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез.