"Җәлил гимназиясе"нең 6 нчы Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Э.Н. белән берлектә «Ветеран белән ял көне» акциясендә катнаштылар. Алар Фәттахова Әминә Миңнегәрәй кызы янына бардылар. Укучылар аңа күчтәнәчләр китерделәр, өйләрен җыештырдылар. Әминә апа балаларга үзенең авыр язмышы турында сөйләде. Ул 1929 нчы елда туган. Гаиләдә иң өлкән бала була. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисен фронтка алып китәләр һәм бөтен өй эшләре аның җилкәсенә төшә. Өстәвенә, ул хат ташучы булып эшли башлады. Урман хәзерләргә йөрдем. Гомер буе туган колхозында эшләдем. Хәзер ул лаеклы ялда, поселокта яши. Әминә апа бик канәгать калды һәм балаларны тагын бер тапкыр кунакка чакырды.