Бүген безнең уртанчылар төркемдә «Яңа елга Алтын ачкыч»дигән искиткеч бәйрәм иртәсе узды. Балалар матур биюләр һәм дәртле җырлар башкарып, үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр! Әкият маҗарасы башлана... Кунакларны безнең балачак персонажы Буратино килеп гаҗәпләндерде, ләкин шатлык күңелсезлеккә дучар була: Буратино Яңа ел могҗизаларына юл ача торган Тылсымлы алтын ачкычын югалта. Аның артыннан сөйкемле Мальвина килеп чыкты һәм үзенең дустына ачкычны табарга ярдәм итәргә булды. Эзли торгач, йомгак башы аларны хәйләкәр мошенникларга — мәче Базилио һәм төлке Алисага китереп чыгарды. Явызлар ачкычны Карабас-Барабаска сатуларын әйтәләр! Явыз хуҗа үзен көлдергән очракта гына ачкычны бирәчәген хәбәр итте. Бу безнең балаларның көченнән килде! Балалар хәтта иң кырыс персонажда да елмаю уяту өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Нәниләребезнеә тырышлыгы белән көтеп алынган ачкыч кире әйләнеп кайтты һәм Яңа ел яңадан якты төсләр һәм бәйрәм кәефе белән җанланды. Ачкыч табылгач, Кыш Бабай белән Кар Кызы да килеп җиттеләр. Балалар үзләренең талантлы чыгышлары белән геройларны җылы каршы алдылар, узган уку елында ирешкән уңышларын күрсәттеләр. Бабай, үз чиратында, тәрбияләнүчеләрне татлы бүләкләре белән сөендерде. Бакча мөдире чарага йомгак ясады, барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ул шулай ук «Яңа Ел сувениры» конкурсында актив катнашучыларга рәхмәт белдерде, лаеклы дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырда Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият геройлары белән балаларның фотога төшүе булды. Без тәрбияләнүчеләребезгә актив катнашулары һәм ярдәм итүләре өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез! Һәр яңа көн балаларыгызга шатлык һәм илһам китерсен!