Азалак авылында гомер итүче Касимова Җәүһәрия Сабирҗан кызына 90 яшь тулды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Азалак авылында гомер итүче Касимова Җәүһәрия Сабирҗан кызына 90 яшь тулды. Олы юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән аны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева, Азалак авыл җирлеге башлыгы И. Г. Габделгазизов һәм ветераннар советы рәисе М. М. Фарлукшина тәбрикләделәр, Җәүһәрия Сабирҗан кызына тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярга чын күңелдән аңа нык сәламәтлек, күңел җылысы, кадер-хөрмәт һәм озын гомер теләделәр. Җәүһәрия Сабирҗан кызы җылы сүзләре һәм игътибары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International