“Аленушка” балалар бакчасында яңа ел бәйрәмнәре ахырына якынлашты! Үткән көннәр уен- көлке, биюләр- җырлар, һәм әлбәттә инде, могҗизаны көтү белән тулды. Балалар Кыш бабай белән Кар кызын бик яратып каршы алдылар, күңелле бәйгеләрдә катнашып үзләренең талантларын күрсәттеләр. Без Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвировичка, балаларыбызга сөенеч китергән искиткеч бүләкләре өчен, олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең игътибарыгыз нәтиҗәсендә, бәйрәм чын мәгънәсендә якты һәм истә калырлык узды. Районыбызның иң кечкенә халкы өчен яңа ел кәефен булдыруда ярдәм итүегез һәм өлеш кертүегез өчен рәхмәт! Яңа ел белән!