Җәлил шәһәр тибындагы поселогында чыршы ачу.

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген без Яңа елга бер адым якынлаштык! 2025 елның 25 декабрендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәният сарае мәйданында Яңа ел чыршысының тантаналы ачылышы узды.

Поселок халкын һәм кунакларын Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А. һәм «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. котладылар. Чара җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Һава торышына карамастан, бәйрәмдә катнашучыларның барысы да Баба Яга, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкияти урман кешеләре белән чыршыда ут кабыздылар. Чыршы бәйрәмендә генә түгел, Җәлилдә яшәүчеләр күңелендә дә ут кабынсын, яңа елда шатлык һәм бәхет китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International