Яңа ел могҗизасы иң кечкенәләрдә булды.

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел могҗизасы иң кечкенәләрдә булды.

🎄25 декабрьдә кече яшьтәге балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды!

Безнең сабыйлар чын кышкы тылсым атмосферасына чумды. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, кар җыйдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, дәртле биюләр биеделәр һәм күңелле конкурсларда катнаштылар.

Кар бабай, күңелле Куян һәм балаларнын, иң көтеп алынган кунагы - Кыш Бабай бәйрәмне онытылмаслык итеп ясады һәм балаларга елмаю һәм шатлык диңгезе бүләк итте! Бу бәйрәм һәркемгә бәхет, сәламәтлек һәм могҗизаларга ышаныч бүләк итсен!☃️🥳

Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләребез һәм бакчабызга йөрүче сабыйларыбыз исеменнән Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына бүләкләр өчен зур рәхмәтләребезне житкерәбез!🎄🎄

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International