"Кышкы якты уеннар»

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

  Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Кышкы якты уеннар»узды «Татарстанда Кыш» республика проекты кысаларында Сарман районының мәктәп яны территорияләрендә балалар өчен актив уен программалары узды. Мәктәп ишегаллары беразга кышкы күңелле уен мәйданчыкларына әверелде. Балалар көчле күтәренке рухка ия булдылар, саф һавада бергәләп ял итүдән бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Мондый чаралар кышкы чорда балаларга кызыклы һәм файдалы ял оештырырга ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра һәм районда бәйрәм рухы тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International