Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2025 елның 31 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле Сарман районы халкы һәм кунаклары!

Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!

Бу иң якты һәм игелекле бәйрәм, аны олылар да, балалар да шатланып һәм дулкынланып көтәләр. Яңа ел җитү белән без яхшыга ышанабыз, барлык хыялларыбызның тормышка ашуын көтәбез. Узып баручы 2024 ел безнең район халкының авырлыкларга каршы тора алуын, катлаулы шартларда да киң күңеллелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек күрсәтергә һәм, берләшеп, алда торган бурычларны үтәүгә көчләрен юнәлтергә сәләтле булуларын күрсәтте. Барлык район халкына, хезмәт коллективларына намуслы хезмәтләре һәм Сарман районы тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт. Ихлас күңелдән махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның исән – сау әйләнеп кайтуларын, тынычлык урнашуын телим. Яңа ел сезнең өйләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек алып килсен. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International