Яңа туган баланы котлау

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, районда туучылар санын арттыруга һәм бала тууга бәйле чараларны гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе Конституциясе көнен һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Радик һәм Ләйсән Мөхәммәдиевларны кызлары Сабина, Айдар һәм Гөлшат Сираҗетдиновларны уллары туу белән котлады.Алмаз, Айдар һәм Ләйсән Нуриевлар-уллары Алмаз тугач, Рузил һәм Илүзә Ганиуллиннар-уллары Әмин тугач, Дамир һәм Алинә Исламовлар-уллары Эмиль тугач, Дамир сво зонасында хезмәт итә. Яшь ата-аналарга Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә бер тапкыр бирелә торган бала туганда хатынга түләү һәм аның тууын дәүләт теркәвенә алу турындагы район карарында каралган сертификатлар тапшырылды. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, җирлек башлыклары да кушылды. Яңа туган сабыйларга нык сәламәтлек, бәхетле балачак телибез. Ата-аналарга сабырлык, зирәклек һәм чиксез мәхәббәт телибез, аларның балалары илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International