Олы Нөркәй авыл җирлегендә Яңа елга багышланган бәйрәм үткәрелде. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Сабитов Әсхәт Нәзхәт улы чыгыш ясады. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кар кызы кастингы"дип аталган чара үткәрделәр. Купшы һәм матур чыршы тирәсендә кызыклы чыгышлар, конкурслар, биюләр, җырлар, уйнатулар һәм әйлән-бәйлән уйнаулар булды. Кыш Бабай барлык катнашучыларга бүләкләр өләште, иң матур Кар кызын сайлап алды һәм фотосессиягә китте. Теләге булган һәркем дискотекага калды, Агрофирма казылык эшләнмәләре һәм өстәл өчен сыр бирде, кунаклар күчтәнәчләр китерде һәм табын оештырылды. Җирлек башлыгы Әсхәт Нәзхәтович барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде, бәйрәм белән котлады һәм чын күңелдән теләкләрен җиткерде.