«Олимпка юл» республика олимпиадасының инглиз теле буенча йомгаклау этабы

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

 2026 елның 11-14 гыйнварларында «Олимпка юл» республика олимпиадасының инглиз теле буенча йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 7 укучы катнашты. Олимпиада йомгаклары буенча Сарман гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Харисова Лиана (укытучысы Дәүләтшина Резеда Илгиз кызы), Иске Минзәләбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хәсәнова Илзина (укытучысы Гыйльфанова Гөлия Рәис кызы), Сарман гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Фазуллин Азат (укытучысы Шәйдуллина Гөлназ Рафаил кызы), Галимов Муса, Аслямов Илназ Җәлил гимназиясенең 11 сыйныф укучылары (укытучылары Гарайшина Эльмира Хазинур кызы), Брызгалов Радомир, Сарман гимназиясенең 11 сыйныф укучысы (укытучылары Мингазева Эльвира Роберт кызы) призерлар булдылар. Молодцы! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International