Бәйрәмнең максаты – кешеләрне гаҗетлардан һәм Интернеттан ким дигәндә бер көнгә генә булса да читләтеп, реаль дөньяда элемтәгә керергә һәм Бөтендөнья паутинасы белән бәйләнеше булмаган шөгыльгә керешергә өндәү.
«Әти-әниләребезнең сөекле уеннары» чарасы кысаларында 1 һәм 2 нче сыйныф укучылары әти-әниләреннән, алар бала чагында нинди уеннар белән уйнаганнарын сорашты. Аннары иске уеннар кагыйдәләре белән танышып, узган унъеллыкларның күңел ачуларында үзләрен сынап карарга мөмкин булган игротека оештырдылар: елга, кайнар-салкын, йөзек һ.б.
Балалар әти-әниләренең балачак атмосферасын сизә алдылар, игротека аларга онытылган уеннарны ачты һәм яңа күңел ачуларга өйрәтте.