Ләшәү Тамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Калимуллина Әнисә Фатхулла кызы үзенең 94 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район башкарма комитеты рәисе урынбасары Хуснимарданова Розалия Раифовна Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын , Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургалиевичның һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләрен тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин , ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдикова, балалары, оныклары кушылдылар. Аңа сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.