Җирлек башлыгы Данияр Газизов 2025 елда башкарылган эш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады һәм 2026 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен булек агрономы И.М. Нигматуллин җиткерде. 2025 елда хокук тәртибе турында Сарман эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәре Г.И.Зайнагетдинова доклады тыңланды. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә.Вәлиев чыгыш ясады.
Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмә, ярминкэ оештырылды.