27 январь көнне МББУ» Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә " 6 нчы сыйныф укучыларының полиция хезмәткәрләре белән профилактик очрашуы булды. Балалар алдында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хаҗиева Лилия Рафат кызы һәм полиция участок уполномоченные Зәйнәгетдинова Гөлназ Илнур кызы чыгыш ясадылар. Әңгәмәнең төп темасы мәктәптә укучыларның үз-үзләрен тотышы булды. Лилия Рафат кызы һәм Гөлназ Илнур кызы балаларга эчке тәртип кагыйдәләре, дәресләрдә һәм тәнәфесләрдә тәртип, шулай ук хокук бозуларның хокукый нәтиҗәләре турында искә төшерделәр. Мондый чаралар яшүсмерләр арасында законнарны үтәү тәртибен формалаштыруга һәм җаваплылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.