Бүген Яңа Имән авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район прокуроры Панишев Алексей Николаевич , “Җәлил” Агрофирмасының җитештерү комплексы белән идарә итүче Валиев Илшат Накифович, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Мугинов Айрат Рөстәм улы, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәритович узган елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. «Җәлил» агрофирмасының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгакларны Раушан Гәрәев сөйләде. Полиция участок уполномоченные Сәгъдатова Гөлназ Өлфәт кызының бер ел эчендә башкарылган эш һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүматы тыңланды. Янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы чыгыш ясады. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.
Чыгышлардан соң җирлек гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.