2026 нчы елның 23-27 нче гыйнварында укучыларның рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Безнең районнан 3 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча "Җәлил гимназиясе"нең 9 класс укучылары Фазлуллина Гөлшат һәм Гәрәева Алия призерлар булдылар. Хөснетдинова Илмира Наил Кызы әзерләде. Котлыйбыз!