Бүген Кәүҗияк авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Сарман" агрофирмасы " ҖЧҖ вәкиле Маликов Рамил Рафил улы, полициянең участок уполномоченные Сафин Рәмис Расих улы, участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Фиргать Әхсән улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында чыгыш ясады. «Сарман» агрофирмасының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады Маликов Рамил Рафил улы. Кишәрлек урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы да шулай чыгыш ясады. Полициянең участок уполномоченные Сафин Рәмис Расих улының ел дәвамында башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүматлары тыңланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.