Бүген Колмәт авылында Закиров Атлас Әнүр улы белән хушлашу чарасы узды.
Закиров Атлас Әнүр улы, 1988 елның 22 июнендә Сарман районының Колмәт авылында туды.
2024 елның җәендә контракт төзи.
2025 елның 9 сентябрендә рядовой Закиров Атлас Әнүр улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция башкарганда һәлак булды. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.