Бүген Азалак авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна, "Нөркәй" агрофирмасы җитештерү комплексы идарәчесе Шәйхразиев Х.Ш., районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
«Нөркәй» агрофирмасының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгакларны Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелислам улы сөйләде.
Полиция участок хезмәткәре Сагдатова Гульназ Ульфат кызының бер ел эчендә башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүматлары, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Гарипов Рөстэм Габделхай улы чыгышлары тыңланды.
2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкат кызы чыгыш ясады.
Чыгышлардан соң җирлек гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр
Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.