МБББУ " Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә» ата-аналар җыелышы узды. Беренче булып мәктәп директоры Нуртдинов И.И. чыгыш ясады. Сарман муниципаль районының тәрбия эше буенча мәгариф бүлеге методисты , Сарман районы буенча КДН әгъзасы Г. Г. Хәлиуллина тәрбия эшендәге яңалыклар, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр белән таныштырды. ЗДВР Бәдертдинова Р. И. һәм 5 нче сыйныф җитәкчесе Шакиров А. М. сүзләрен «Балагызга игътибар җитәме?» дигән темага багышлап, борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. "Кемнәр ул дропперлар?"полиция хезмәткәре Г. И. Сәгъдәтова чыгыш ясады.. "Наркотикларга юк" дип аталган фильм күрсәтелде .Фильмның максаты-бер мизгеллек файда өчен җинаятькә батырчылык иткән яшьүсмерләрнең драматик язмышларын күрсәтү. Фильм наркоманияне һәм наркоҗинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.