2026 елның 2 февралендә безнең мәктәптә 1-6 сыйныф укучылары өчен гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның темасы: "Балаларның иминлеге безнең кулларда".
Җыелышта төп мәсьәләләр каралды:
- балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау;
- интернетта һәм социаль челтәрләрдә балаларның иминлеге;
- финанс иминлеге: балаларны мошенниклык схемаларыннан ничек сакларга;
- мәктәп территориясендә һәм аның тирәсендә иминлекне тәэмин итү чаралары;
- шәхси иминлеккә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләрендә гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге.
ПДН инспекторы Лилия Рафатовна күзәтүчесезлекне һәм девиант тәртипне кисәтү буенча практик киңәшләр бирде, баланың хәвефле сигналларын вакытында күрергә кирәклеген аңлатты.