Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында безнең мәктәптә педагоглар һәм укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егет Сапожников Н.Г. белән очраштылар.
Николай Германович туган җирләренә сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Укучылар белән очрашуда ул солдат хезмәте, үзенең сугышчан бурычлары турында сөйләде. Әңгәмә ахырында укытучылар һәм балалар сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын теләделәр.