Казан Агро 2026

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

2026 елның 11 февраленнән 13 февраленә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Казан Агро – 2026» АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак, анда бөтен Россиядән 300дән артык компания һәм 12 500 АПК белгече катнашачак, күргәзмә экспозициясенең гомуми мәйданы 35 000 кв.метрдан артып китәчәк. чарага эшлекле программа кертеләчәк, аның кысаларында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар каралган, шулай ук авыл территорияләрен үстерүгә багышланган «агротуризм» бүлеге тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International