2 нче февраль көнне Җәлил бистәсе мәдәният йортында авыл халкының хисап җыелышы булып узды. Җыелышта төрле учреждениеләрдән күргәзмәләр күрсәтелде. МБГББУ "Җәлил гимназиясе" нең Халыклар бердәмлеге елына һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмәсен һичшиксез иң яхшыларның берсе дип атап була. Гимназия укучылары Габдулла Тукай сүзләренә "И Туган тел" җырын башкарып, театраль куелыш куйдылар.