Бүген Сарманда Фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев чыгыш ясады. Ул фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Салихов — үсемлекчелек, ә «Россельхозцентр»ның район филиалы башлыгы Рамил Мисхат улы Нәҗметдинов орлык материалы юнәлешләре буенча чыгыш ясады. Банк хезмәткәре Ләйсән Хәйдәр кызы Хөснетдинова, «Туган як " агрофирмасы директоры Раил Наил улы Җиһангиров чыгышлары тыңланды. Чарага район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин йомгак ясады. Ул районда социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрнең торышы турында сөйләде. Аеруча уңышка ирешүчеләр район Советының мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.