«Бердәм РОССИЯ»партиясенең Сарман җирле бүлегендә гражданнарны Онлайн кабул итү

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Кабул итүләр ункөнлеге кысаларында VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягъфәров гражданнарны онлайн кабул итте. Чара «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә узды, анда район халкының Өч мөрәҗәгате каралды. Кабул итүдә шулай ук Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының җаваплы затлары да катнашты, бу күтәрелгән мәсьәләләр буенча оператив фикер алышырга һәм хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, ә аерым сораулар депутатның шәхси контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International