Мортыш-Тамак авылында 7 февральдә Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына кышкы картинг буенча ачык ярышлар уздыру буенча киңәшмә узды. Шул уңайдан бүген буа янында район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре белән ярышларга әзерлек һәм аларны үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Анда трассаны чистарту, транспорт тукталышы, электр белән тәэмин итү, хөкемдарлык һәм башка мәсьәләләр каралды. Фәрит Мөнәвирович бурычларны билгеләде, аларны җаваплы затларга беркетте.