"Алёнушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Җәлил бистәсе китапханәсенең балалар бүлегендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган искиткеч җылы чара узды. Бу бәйрәм төрле буыннарны һәм мәдәниятләрне бер сәхнәгә җыйды. Кичәгә «Әүлия моңнары» халык гармунчылар ансамбле һәм «Родники»  рус халык вокал ансамбле чакырулы иде. Бәйрәмнең иң күркәм бизәге булып безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыгыш ясады. Балалар татар һәм рус телләрендә җырлар җырладылар. Россия һәм Татарстан турында  шигырьләр сөйләделәр. Халык уеннары аша алар борынгы традицияләрне яңарттылар. Бу чара балаларда ватанпәрвәрлек хисе уятты һәм халыклар арасындагы дуслык күперен тагын да ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International