Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасы

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

  2026 елның 22-24 февралендә Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан анда Сарман гимназиясенең 9 укучысы катнашты. Олимпиада йомгаклары буенча 8 сыйныф укучысы Фарлукшин Илһам, 8 сыйныф укучысы Садиков Илнур, 9сыйныф укучысы Сәгыйтова Азиза, 9 сыйныф укучысы Мифтахов Әмир, 10 сыйныф укучысы Абдуллина Рузилә, 10 сыйныф укучысы Хәбибуллина Нурзилә, 10 сыйныф укучысы Хөснетдинова Азалия, 11 сыйныф укучысы Абдиева Алсу призер булдылар. 9 класс укучысы Нәбиуллина Айгөл ҖИҢҮЧЕ булды . Барысын да Заһирова Кифая Әхсән кызы әзерләде. Молодцы! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International