Бүген «Яшел ут 2026» конкурсының беренче этабы узды. Анда, бакчабызның данын яклап, тәрбияче Кәлимуллина Ф.Р. катнашты. Ул икенче кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган ачык шөгыль күрсәтте. Балалар «светофор» һәм «җәяүле» төшенчәләре турындагы белемнәрен актуальләштереп, фикер алышуга актив кушылдылар. Алар бергәләп транспорт төрләрен искә төшерделәр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Аннары балалар светофор сигналының төсләрен аера белүгә юнәлдерелгән “светофор җый» дигән дидактик уен уйнадылар. Шөгыль ахырында тәрбияләнүчеләр башкаруында «Тыңлаусыз куян тарихы» дигән театральләштерелгән әкият күрсәтелде. Балаларны шулай актив рәвештә укыту процессына җәлеп итү һәр яшь юл хәрәкәтендә катнашучыга кирәкле тотрыклы белем һәм файдалы гадәтләр формалаштыруга ярдәм итә.