2026 нчы елның 24 нче февралендә Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә «Сафка басарга әзер» дигән традицион хәрби-патриотик уен узды. МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ннән акыллы, көчле һәм кыю егетләр чыгыш ясады. Барлык мөмкин булган көчләрен куеп, егетләр үзләренең чын команда икәнлекләрен исбатладылар. Бу бәйгедә "Җәлил гимназиясе" командасы мактаулы 3 нче урынны яулады! Еров Булат "Иң яхшы командир" грамотасы алды. Балаларыбызны котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар телибез!