"Җәлил гимназиясе" укучылары, «Хәзинә остаханәсе» проектында катнашучылар чын бизнес-тәҗрибә тупладылар. Район мәгариф бүлеге заказы буенча балалар "Ел тәрбиячесе - 2026" конкурсының зона этабында катнашучылар өчен милли орнаментлы стильле шопперлар партиясен тектеләр. Педагог Р. А. Асылшәрипова җитәкчелегендә балалар эшнең барлык этапларын үзләштерделәр: материаллар сайлаудан алып ахыргы төргәкләүгә кадәр. Һәр шоппер - ул күңел белән эшләнгән кечкенә сәнгать әсәре. Без бу эшне бик яхшы башкарган укучыларыбыз белән горурланабыз. Аларның хезмәте - «Мәктәп бизнес-старты» проектына керткән өлеше генә түгел, хөрмәтле тәрбиячеләр өчен дә менә дигән бүләк. Бу шопперлар балаларыбызның талантын һәм хезмәт сөючәнлеген искә төшерерләр дип ышанабыз.