Бүген Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Яшел ут – 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста “Алёнушка” балалар бакчасын тәрбияче Хәкимова Г.Г. лаеклы тәкъдим итте. Конкурс программасы кысаларында педагог өлкәннәр төркеме балалары белән ачык шөгыль үткәрде. Чара барышында балалар уен рәвешендә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар, командада бердәм эшләү осталыкларын күрсәттеләр. Юлларда балалар имгәнүен кисәтү — бу уртак бурыч, һәм мондый конкурслар балаларга куркынычсызлыкны өйрәтүнең иң яхшы практикаларын ачыкларга ярдәм итә. Педагогыбызга алга таба да иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!