Җәлилдә Косов Михаил Иванович белән хушлаштылар

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Косов Михаил Иванович белән хушлашу булды .

Косов Михаил Иванович 1985 елның 20 августында Татарстан Республикасы Сарман районы Җәлил бистәсендә туган .

Махсус хәрби операция зонасына 2025 елның 7 февралендә контракт буенча киткән.

2026 елның 14 февралендә гранатомет бүлегенең өлкән наводчигы ефрейтор Косов Михаил Иванович Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган.

Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле.

Геройның якыннарын югалту ачысын Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International