Акция «Үзекләрне ташламыйбыз»

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Акциянең төп максаты — махсус операциядә катнашучы россия хәрбиләренә үз ярдәмебезне белдерү һәм гражданнарның бердәмлеген күрсәтү.

Мәктәп укытучылары, укучылары һәм ата-аналары бу акциягә бик дәртләнеп катнаштылар һәм зур теләк белән кирәкле әйберләрне: озак саклана торган ризыклар: консервалар, тушенка, сөт консервалары, конфет-ризыклар, печенье, чәй һ.б.; шәхси гигиена чаралары, дарулар, шулай ук җылы киемнәр: оекбашлар, перчаткалар һәм башкаларны алып килә башладылар.

Моннан тыш, балалар хәрбиләр өчен открыткалар, хатлар, рәсемнәр һәм плакатлар әзерләделәр. Алар сугышчыларга рәхмәт сүзләре һәм тизрәк Җиңү белән өйләренә кайту теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

💗Акциядә катнашкан, үз мөнәсәбәтен, игътибарлылыгын күрсәткән һәм үз көчләре җиткәнчә ярдәм күрсәткән барыгызга да ЗУР РӘХМӘТБЕЗНЕ белдерәбез. Җир йөзендә ярдәм кулы сузарга әзер игътибарлы һәм юмарт күңелле кешеләр яшәгәндә, ышану һәм якты киләчәккә өмет яши! Без бердәм рух белән көчле! Чөнки без ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙБЫЗ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International