«Яшел ут – 2026» конкурсының муниципаль этабында “Аленушка” балалар бакчасы тәрбиячесе 2 нче урынга лаек булды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Сарманның 2 нче «Лилия» балалар бакчасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Яшел ут – 2026» республика смотр-бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә “Аленушка” балалар бакчасы данын югары квалификацион категорияле тәрбияче Хәкимова Г.Г. яклады. Сынаулар программасы бик тыгыз иде һәм югары профессиональлек таләп итте. Гөлүсә Габдулловна барлык этапларны да камил дәрәҗәдә үтте: тәрбияләнүчеләр белән кызыклы ачык шөгыль үткәрде, юл йөрү кагыйдәләре буенча эчтәлекле тематик папка әзерләде, юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтиханны уңышлы тапшырды, юлларда балалар өчен куркынычсыз тәртип тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсен яклады. Барлык сынаулар нәтиҗәсе буенча “Аленушка” балалар бакчасы педагогы Хәкимова Гөлүсә Габдулла кызы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф оешмалары арасында мактаулы II урынны яулады! Сезнең уңышыгыз белән горурланабыз! Яңа иҗади үрләр һәм имин юллар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International