Бүген, 2 нче «Лилия» балалар бакчасы базасында, «Яшел ут-2026» республика смотр – конкурсының район этабы тәмамланды. «Кызыл Калфак» балалар бакчасын конкурста беренче квалификация категориясе тәрбиячесе И.и. Муллагалиева тәкъдим итте. конкурс сынаулары барышында педагог югары дәрәҗәдәге методик әзерлек һәм практик күнекмәләр күрсәтте. Илмира Илгиз кызы барлык этапларны да бик оста үтәде: әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән мавыктыргыч ачык чара уздырды, конкурс материаллары әзерләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды һәм теория буенча имтиханны уңышлы тапшырды. Барлык сынаулар йомгаклары буенча Илмира Илгиз кызы конкурсның район этабында җиңүче дип игълан ителде һәм киләсе республика этабында Сарман районыннан чыгыш ясаячак. Киләсе этапта уңышлар, яңа иҗади казанышлар һәм имин юллар телибез!