1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Мәүләвиева Г.Д. "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

«Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы тәмамланды, ул районның балалар бакчалары һәм аларның талантлы тәрбиячеләре арасында узды. Конкурста катнашу-барлык мәктәпкәчә учреждениеләр өчен мөһим вакыйга, чөнки ул балаларда юл хәрәкәте иминлеге культурасын тәрбияләүнең иң яхшы практикаларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Безнең балалар бакчасы куелган бурычларны уңышлы үтәде. Конкурс йомгаклары буенча без чараны оештыручылардан махсус рәхмәт хаты алдык. Безнең бакча тәрбиячесе  Мәүләвиева Гүзәл Данияр кызы югары профессионализм һәм осталык күрсәтте.   Аңа чараны оештыручылардан "Рәхмәт" тапшырылды. Котлыйбыз! Гүзәл Данияр кызына алга таба да уңышлар телибез! Мондый дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу безне һәр баланың сәламәт һәм бәхетле балачагына шартлар тудырып, сабыйларыбызның юл белеменең нигезләрен формалаштыру эшен дәвам итәргә дәртләндерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International