26 нчы февраль көнне 2 нче санлы «Лилия» балалар бакчасында «Яшел ут-2026"республика смотр – конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. «Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы» номинациясендә 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы 2 нче урынны алды. Шулай ук конкурста безнең балалар бакчасын тәрбияче Галиева Фәнүзә Наил кызы лаеклы тәкъдим итте. Конкурс сынаулары барышында Фәнүзә Наил кызы барлык этапларны үтте: балалар белән шөгыль үткәрде, үз тәҗрибәсен күрсәтте һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханны уңышлы тапшырды. Конкурс йомгаклары буенча Фәнүзә Наил кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!