«Җәлилнефть» идарәсенең Хезмәт даны музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан шигырь укучылар конкурсы узды. Чарада бистәдәге 3 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Конкурста укучыларыбыз Закиров Реналь, Зиннәтуллина Назилә, Арсланова Камилә һәм Вакуленко Лианалар җиңеп, призлы беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа иҗади казанышлар телибез.